Буалы бакчачылар: «Үсемлекләргә яшәү көче бирергә»
Чөнки июнь аеның салкын төннәре аларның үсешенә “аяк чалды”.
Белгечләр һава торышының кинәт үзгәрүе, төнлә температураның шактый түбән төшүе аеруча кавын-карбыз, кыяр, кабак, ташкабак кебек җылы яратучы культуралар өчен куркыныч булуын әйтә. Татлы борыч мондый сынауга уртача бирешә, ә томат чыдамрак. Аеруча рассада вакытында чыныктырылганнары.
Гомумән, мондый һава торышы барлык үсемлекләр өчен зур сынау, чөнки алар температура 12 градустан түбән булганда үсүдән туктый. Июнь аенда исә бу күрсәткечкә кадәр күтәрелмәгән көннәр дә күп булды. Кайбер районнардагы кебек үк көчле кырау сукмаса да урыны-урыны белән ул да күзәтелде. Бигрәк тә уйсу җирләрдә.
– Мондый үсү-туктау халәте еш кабатлану аркасында үсемлекләр стресс кичерә, шуңа да аларга ярдәм итәргә кирәк. Әлеге максатта биологик препаратлар, аз күләмдә генә микроашламалар кулланырга мөмкин. Шулай ук көл, кычыткан сулары, үлән, тизәк төнәтмәләре сибәргә була, – ди “Авангард” агрофирмасының баш агрононмы Хәмит Гыйматдинов. Аның әйтүенчә, үсемлекләр тарафыннан туклыклы һәм кыйммәтле матдәләр һава температурасы 15 градустан югарырак булганда гына тиз үзләштереләчәк. Ә бу күрсәткеч түбәнрәк төшкәндә барлык алмашу процесслары акрыная, ашламалардагы файдалы компонентларны грунт эченә үтеп керү тизлеге кими һәм үсемлекләрнең тамырлары аларның бик аз өлешен генә ала. Тагын бакчаны җылы һәм салкынча һава торышында карау бер төрле булырга тиеш түгел. Иң беренче чиратта бу су сибүгә кагыла. Һава температурасы 15 градустан түбәнрәк төшкәндә моны кичен түгел, ә иртән эшләргә кирәк. Көн дәвамында артык дым парга әйләнергә өлгерәчәк. Салкынча көннәрдә суны ул туфракны дымландырылык итеп кенә сибү мөһим. Бу аларны авырулардан һәм корткычлардан саклау өчен дә кирәк. Тагын суны яфракларга тидермичә туфракка гына сибү хәерле. Гөмбәчек авыруларына каршы биологик препаратлар кулланырга мөмкин. Алар белән җәй дәвамында даими эшкәрткәндә томатка, кыярга һәм бәрәңгегә августтагы салкын төннәр дә куркыныч булмаячек. Бу ай фитофтороз котыру вакыты да.
– Июньнең тотрыксыз һава торышы әлеге авыруга каршы профилактика чарасын игътибарсыз калдырмауны таләп итә. Моны уңышлы килгән елларда да эшләргә – ике атна ара белән бәрәңгене өч, томатны ике тапкыр эшкәртергә кирәк, – ди Хәмит Гыйматдинов.
Белгечләр салкын көннәрдә стресс кичергән үсемлекләрне “Эпин”, “Циркон” препаратлары, гәрәбә кислотасы белән “уятып җибәрергә” дә киңәш итә. Куакларны формалаштыру, санитар кисү, пикировкалау һәм башка агрессив эшләрне дә җылы вакытка калдыру мөһим. Чөнки бу вакытта яралар акрын төзәлә һәм аларга пычрак, бактерияләр, гөмбә споралары үтеп керә. нәтиҗәдә төрле авырулар барлыкка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев