Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы бакчачыларга: мартның икенче яртысында һәм апрельдә рассадага нәрсә чәчәргә

Бу яшелчә орлыкларын чәчү өчен иң кулай ай

 

Бу яшелчә орлыкларын чәчү өчен иң кулай ай. 2026 елга Бакчачы календаре  тиз арада томатлар чәчәргә кирәклеген искәртә, чөнки аларны ачык грунтка чыгарырга 50-55 көн генә вакыт калып бара. Мартның икенче яртысында аларны чәчү өчен иң туры килә торган көннәр:

томат (детерминант) — 17–19, 21–23;

иртә өлгерүче кәбестә —17–19;

теплица өчен кыяр —21–23;

ташкабак, патиссон —21–23;

базилик, сельдерей — 17–19.

Бу вакытта астраларны, бәрхет гөлне, бер еллык георгиннарны, циннияләрне, аквилегияне, лаванданы утырту чәчү чоры. 

 

 

Апрель: өйдә чәчүне төгәлләү чоры

Бу вакытта тиз үсүче үсемлекләрне утыртырга кирәк. Шулай ук ачык грунт өчен  җылы яратучы яшелчәләрне. Бакчачы календаре буенча апрельдә чәчү өчен уңайлы көннәр:

кыяр — 9–11, 13–15;

ташкабак — 9–11, 18–20;

кабак — 13–15, 18–20;

бахчалылар — 9–11, 13–15;

сарымсак — 13–14, 22–23;

соң өлгерүче кәбестә — 4–6, 13–15.

Кабаклылар рассадасы күчереп утыртканны яратмый. Аларны торфтан чүлмәкләргә чәчсәң яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев