Буалы балалар “Кошлар ашханәсе” бөтенроссия конкурсын оештыручыларны әфлисуннан җимлекләр белән әсәрләделәр (+фото)
Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Экологик интерактив” берләшмәсенә йөрүче бертуган Рамина һәм Раян Мифтаховлар һәм Диана Андреева өстәмә белем бирү педагогы Миләүшә Карпухина җитәкчелегендә әфлисуннан экоҗимлекләр ясадылар.
Башкарылышы буенча төрле булган бу эшләрне укучылар “Кошлар ашханәсе” бөтенроссия балалар конкурсына җибәрделәр. Һәм әлеге гадәти булмаган җимлекләр төрле номинацияләрдә һәм төрле яшьтәге катнашучылар эшләре арасында икенче урынга бәяләнделәр. Бәйгедән соң яшь экологлар тагын да күп экоҗимлекләр ясап ЦВР тирәченә һәм йортлары янындагы агач-куакларга элделәр. Әлеге экоҗимлекләргә кошлар күп килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев