Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы экстремистик оешма символикасын пропагандалауда гаепләнә

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү органнары Буа районының 21 яшьлек кешесенә карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Ул РФ ҖК 282.4 маддәсенең 1 өлешендә (экстремистик оешма символикасын пропагандалау һәм ачыктан-ачык күрсәтү) каралган җинаять кылуда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның октябрь-ноябрь айларында гаепләнүче мессенджерларның берсендә канал булдырган, анда төрле пропаганда материаллары, шулай ук Россия Федерациясе территориясендә тыелган экстремистик оешманың символикасын һәм атрибутикасын урнаштырган. Моңа кадәр ул шундый ук гамәлләр өчен суд тарафыннан административ җаваплылыкка тартылган булган.

Эш судка җибәрелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев