Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы яшь футболчылар уңышы

“Батыр” спорт мәктәбенең 2016 елда туган ир балалар командасы “Титаннар көрәше” турнирыннан бронза медальләр алып кайтты.

 


 

Казанның үзәк стадионында узган ярышта көчләрен сигез команда сынады. Буалылар бер очрашуны отып, икенчесен “ничья”га уйнап, тагын берсендә оттырып, төркем этабында икенче урын алдылар. Бу ярымфиналга чыгу мөмкинлеге бирде. Анысында Казанның “Максат” командасына оттырдылар, ә өченче уенга көрәштә шулай ук Казанның “Трудовые резервы” командасын 4:0 исәбе белән оттылар һәм өченче урынга лаек булдылар. Иң яхшы уенчы булып Радик Исхаков танылды.

 

Аңа кадәр тренер Радик Садыйков кул астында шөгыльләнүче 2020 елда туган ир балалар Иннополис шәһәрендә узган “Иннолига” регионара турнирында шундый ук уңышка ирешкән иде. 12 команда катнашкан бәйгедә яшь футболчылар дүрт уенны отып, берсендә генә оттырдылар. Буалылардан иң яхшы уенчылар буларак Эмиль Холянов, Айдан Садыйков, Радель Гайнуллин, Рәсүл Васин билгеләп үтелделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев