Буалы йөртүче «права» алдырган
Буалы 38 яшьлек иратка беренче тапкыр “права”сын алдыру сабак булмый.
Кабат шул “тырмага” баса. Узган айда төнлә “Chery Amulet” автомобиленә икенче тапкыр салмыш килеш утыра. Моңа кадәр шул гаеп белән “права”сын алдырган була инде. Бу юлы аны район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары шәһәрнең Ефремов урамында туктаталар. Медицина тикшерүен үткәч, аның спиртлы эчемлек кабул итүе раслана. Автомобиленә арест салына. Ә үзенә карата җинаять эше ачалар.
Р. ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН, шәһәр прокуроры ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев