Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы хатын-кыз мошенникларга 200 мең сум кредит алып биргән

Буа районында яшәүче Н.га яшь хатын-кыз шалтыратып, аның исем-фамилиясен әйтә һәм аңа мошенникларның 200 мең сум кредит рәсмиләштермәкче булуларын әйтә.

 

Мошенникларны туктатырга ярдәм итәм дип тә өсти. Моның өчен телефон трубкасын хокук саклау органы хезмәткәрләренә бирүен әйтә. Ике ир-ат, Н.га бер-бер артлы басым ясап, үзләре шалтыратканны беркемгә дә әйтмәскә кушалар. Шунда берсе онлайн банкка кереп, “200 мең сум кредитка заказ бирергә” дигән төймәгә басарга куша. Аны ул мошенникларны эзләп табу өчен кирәк, ди. Шуннан Н.ның исәбенә 200 мең сум акча күчә. Мошенник Н.га банкоматка барырга һәм әлеге сумманы карточкадан алып, ул күрсәткән телефон номерларына салырга куша. Н. шулай эшли дә. Соңыннан сөйләшкән ир-ат “барысы да әйбәт була” дип элемтәдән юкка чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев