Буалы кыз интернет аша автобус билеты сатып алганда, ялган сайтка эләгеп, акчасыз кала
Буалы кыз интернет аша автобус билеты сатып алганда, ялган сайтка эләгеп, акчасыз кала
8 март көнне Буада яшәүче 20 яшьлек кыз район эчке эшләр бүлегенә мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Шәһәрара автобуска интернет аша билет сатып теләп, ул “игезәк” сайтка эләгә. Анда үзенең шәхси мәгълүматларын, банк картасы реквизитларын кертә. Һәм 15 мең сум акчасыннан колак кага. Ә билетларны аңа беркем җибәрми, шулай ук акчасын да кайтармыйлар.
Полиция гражданнарны интернетта уяу булырга, бары тик рәсми сайтлардан гына файдаланырга, шикле сылтамалар буйлап кермәскә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев