Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы кызлар урман кискәннәр, җир сөргәннәр

Урман кискән җирдән, ике-өч сәгатькә генә дип, өйгә кайтучы үсмер кызларны авылга җитәм дигәндә, кире боралар.

Унике яшьлек балаларның ачка киселеп, салкын кышта җәяүләп Идел кадәр Идел кичүләре белән дә санашмый бригадир. Сугыш куйган законнар бик коры һәм куркыныч була.

“Бетләдек, бик ачыктык, бер генә көн өйдә кунып китик әле”, - дип ялварсалар да,  рөхсәт булмый. “Бетегезне утка ягыгыз! Борылыгыз! Урман заданиесе беренче урында”,- дип кычкыра бригадир хатын-кыз.  Сугыш вакытында урман кискән кызлар кайчан очрашсалар да бу хәлне искә төшерми калмыйлар.  Тыл хезмәтчәннәре берсе Яңа Чәчкапта яшәүче Мәрьям әби, аңа 97 яшь, икенчесе – Кыр-Тәүгелдесендә гомер итүче 95 яшьлек Тәзкирә апа.

Тәзкирә апа  ире белән  гомер иткән нигезендә берүзе яши.  Ялгызы, дип уйлый күрмәгез: төп нигез авылда гомер итүче улы Җәүдәт белән кызы ? ның зур гаиләләре өчен дә җылы оя. Тәзкирә апа без килгән төшкә дә  өен пөхтә итеп җыештырган, тәрәзә төбе саен  гөлләр чәчәк ата.  Теге хәлләргә 80 елдан күбрәк вакыт үтсә дә барысын да  бер ялгышмый хәтерләве белән сокландырды. Мәрхүм әтисе сугышка киткәндә аңа 10 яшь булган.

-Әти Калинин исемендәге колхозны җитәкләде. Аннан “Үзәк” колхозына куйдылар. Бик булдыклы иде.  1942 елда фронтка китәргә хәбәр килде. Чуашстан ягында өйрәнүләр узды. Әни бишенче баласын көтә иде. Әтине ат белән барыбыз да авыл башына кадәр озата бардык. Ул сугышта хәбәрсез югалды. Апа мәктәпне тәмамлый алды. Миңа соңрак укырсың, диделәр. Колхозга атлар карарга кердем,- дип сөйли Тәзкирә апа. Балачагының иң рәхәт һәм бәхетле минутлары - шул ат караган чагы гомер буена хәтеренә уелып калган. Ат җигеп, абзарда су җылытып баһбайлар караган ул. Колхозның яхшы атларын сугышка алып бетергәннәр. Авыру һәм эшкә яраксызларын да аякка бастырырга, баш санын югалтмаска, дигән боерык була. Тәзкирә шуны хәтерли: бер авыру ат кыш көне колынлый. Үлеп китүеннән куркып, кыз бияне яшь тае белән ат караучылар яши торган бура өйгә алып керә. Шунда берничә көн тернәкләнгәнче алар янында кунып яши.

Ә иң үзәккә  үткәне - урман эше була. Авылдан дүрт кызны  кыш көне Тәтеш районының Пролей Каша авылы янындагы урманга эшкә озаталар. Кызлар авылда бер өйгә урнаша. Ирләр аударган агачларның  ботакларын балта белән чабып чистартырга кушалар.  Ике атнага бер өйгә кайтырга рөхсәт була. Кыш көне юлга буран тутырган вакытларда айлар буе да кайта алмыйлар алар.

 

Тәзкирә апа шул бер сәгать сөйләшеп алган арада да нинди генә авырлыклар күрсә дә, көр күңелле булуы, тырыш, әрсез булып яши белүе белән сокландырды. Ишегалдында тавыклары йөгереп йөри, яз башында ук балаларына  миңа да 20-30 бройлер алыгыз, дип әйтеп куйган. Әнә, алып кайттылар, миңа бер шөгыль. Алар килгәндә тәмле итеп пешерәм, оныкларыма да бирәм, мин шул бирә алуым белән юанып яшим, ди ул.  

Тәзкирә апа белән урман кискән Мәрьям әбигә дә кердек, ул улы һәм килене тәрбиясендә яши. Күз тимәсен, ул да аякта, бәхетле һәм җитеш тормышта. Әмма  яшьлеге турында сөйләү түгел, хәтта исенә дә төшерәсе килми.

-Әти өч ир туганы өчен дә хезмәт итте. Шулай сөйли иде: кызым, хезмәтемне тутырып кайтам да, тагын язу килә. Алар сукыр иде, бара алмадылар. Шуңа мине йөрттеләр. Бер кайтуымда әни, икенче какйтуымда әти вафат иде, дигәнен хәтерлим. Безнең буынга да матур тормыш эләкмәде. Урман изде безне, саулык шунда бетте. Салкын кыш, юеш, карлы язларда урман кисүләр кая китсен, дип ул җыерчыклы кулларын күрсәтеп. Идел елгасын җәяүләп чыгып, бер кич юынырга дип кайтканда атаклы Фатыйма  бригадирның ничек итеп аларны кире боруларын да безгә Мәрьям апа сөйләде. Менә шундый хатирәләр.

Наилә Хәсибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев