Буалы Рәшид Камалетдиновның Чернобыль турында хатирәсе: “Көн төнгә кушылган хезмәт, һавада йод исе, сәер тынлык һәм яшәү һәм үлем арасында үткән айлар”.
Буада яшәүче Рәшид Камалетдинов АЭС һәлакәтен ликвидацияләүгә үзе теләп китә. Ул вакытта – 1986 елның маенда - Архангельск өлкәсендә алмаз ятмалары бораулаучылар төркемендә эшләгән чагы.
Минут эчендә карар кылып хәрби комиссариатка бара ул. Мәхшәр Ленинград өлкәсеннән гражданнар оборонасы махсус полкы составында Белая Церковь шәһәренә килеп төшкәч башлана.
Кырмыска оясы кебек
“Обмундированиедән” - “әфганчы” хәрби формасы, кургаш җепләр белән тельняшка һәм респиратор. Бу җыелма организмны радиациядән сакларга тиешле. Ун, унбиш, егерме кешелек палаталар – яшәү урыны. Ликвидацияләүчеләргә яраклашырга ярты тәүлек вакыт бирәләр һәм иртә таңнан эшкә кушалар. Рәшид абый Чернобыльдә беренче көнен шулай тасвирлады. Эш дигәнең кулга соскыч көрәк алып зарарланган өслекне кырык сантиметр калынлыкта алып, контейнерларга төяп, “могильникларга” салырга.
- Биредә кеше кырмыска күче кебек. Һәрберсе кыймылдый, эшли, селкенә. Хәлләр беткәнче эшлисең, эшлисең. Ә станциянең территориясе гаҗәп зур, гектарлап. Бернәрсәгә игътибар иттем: шулхәтле халык биредә һәм сәер тынлык! Бары тик радио тавышы килә. Беләсезме нигә? Чөнки кешеләрнең авызларында респираторлар, - дип сөйли ул.
Сүз уңаеннан, рәсми мәгълүматларга караганда, станция территориясеннән 0,6 миллион куб метр радиоактив грунт чыгарылган. Бу 5000 “КамАЗ” йөге кадәр.
Июнь урталарында станциягә автобуслар, машиналар китерелә. Рәшидкә “Зил-131” автомобиле бирелә. График шундый: ике көн станциягә вахтовиклар ташый, ике көн икенче маршрут буенча йөри. Күп радиация алган кешеләрне озата-яңаларын каршы ала.
- Көне буе шундый арыла иде. Палаткага кайтып та җитә алмыйча, рульгә башны куеп йоклаган чаклар күп булды, - ди Рәшид абый.
Һавада йод исе
Әмма биредә иң куркынычы эш түгел, ә радиация. Үтергеч радиоктив тузан һәр җирдә сибелгән. Куркынычсыз дип саналган нурлану дозасы 25 рентген билгеләнә. Рәшид Камалетдинов әйтүенчә, бер тапкыр үлчәткәндә аның органзимында 30 рентген алуы күренә. Ә өйгә киткәндә датчик 50 рентген күрсәтә. Ә барыбер 25 рентген, дип язалар. Чөнки аннан артыгын күрсәтергә ярамый.
- Радициянең тәме бар иде. Һавада гел йод исе. Аннан башлар әйләнә, ашап булмый. Ризык күп ашыйсы да килә, әмма ашатмый, - дип искә ала ликвидатор.
Рәшид Камалетдинов һәлакәт территориясеннән сентябрь аенда демобилизацияләнә. Туры Буага кайта.
- Хәлем бик авыр иде. Тешләрем коелды. Чәчләр ярты елдан соң гына үсә башлады. Ничектер анда бераз, монда бераз чыкты. Мин инде күңелемнән якты дөнья белән хушлаша башлаган идем, - дип искә ала ул. Аны Буа табиблары коткарып калалар. Мәрхүм Валерий Потапов, Роза Габитова, лаеклы ялга киткән Александр Долгалев. Ярты ел дәваханә койкаларында аунаганнан соң, яшәү кайта. Бүген Рәшид абыйга часть командованиесе исеменнән аусыз хезмәте, куркусызлыгы, патриотлыгы өчен бирелгән Рәхмәт хатлары, медальләр һәм 2006 елда тапшырылган Батырлык ордены гына ул көннәрне хәтерләтә.
“Ник барганыгызга үкенмисезме?” – дип сак кына соравыма каршы ул катгый итеп: “Үкенмим, хәтта яшәү белән үлем арасында калганда да андый уйлар кереп карамады. Син ир-егет булып туган икән, илеңне сакларга тиешсең”, - диде. Әйе, Бөек Ватан сугышы ветераны мәрхүмә Рабыйга апа Рахманова улы да үзе кебек - чын патриот итеп тәрбияләнгән булган.
Илсөяр Мөхәммәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев