Буалы шашкачылар – беренче унлыкта
Алар авыл районнары командалары арасында шашка буенча Татарстан Республикасы чемпионатында 20 команда арасында унынчы урын алдылар.
Әлеге бәйге XVIII “Сәламәтлек” авыл спартакиадасы кысаларында үткәрелде. Район тарихында беренче тапкыр мондый уңышка пенсионер Андрей Каширин, “Буа газы”нда эшләүче Илдус Даутов, ветеринария техникумы хезмәткәре Валерий Васильев һәм шәһәрнең сәләтле балалар өчен лицей-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Зыятдинова ирештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев