Буалы сугыш ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды (+фото)
Ватан сакчысы көненә багышланган тантанада иң кадерле кунаклар – Бөек Ватан сугышы ветераннары иде.
Бәйрәмдә алар үз адресларына иң җылы сүзләр белән бүләкләр – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре, кул сәгатьләре һәм чәчәк букетлары да алдылар. Район җитәкчесе Ранис Камәртдинов һәм Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин көчле алкышлар астында аларны бүген Әнвәр Фәйзрахман улы Әхмәтҗановка, Нури Садри улы Гомәровка, Сафиулла Хәсият улы Ильясовка, Котдүс Гариф улы Мөлековка, Әнвәр Борһан улы Низамовка, Шәяхмәт Солатн улы Солтановка, Ильяс Хафиз улы Хәйруллинга тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев