Буалы укучылар Президентны күреп кайтты (фоторепортаж)
Республиканың төп Яңа ел бәйрәме кичә Казанда, “Татнефть-Арена”да узды.
Анда Татарстаннан җыелган 8 меңнән күбрәк укучы – укуда алдынгылар, төрле бәйге-конкурсларда җиңүчеләр, спортта уңышка ирешкәннәр, шулай ук авыр тормыш хәлендә калганнар арасында буалылар да бар иде. Төрле мәктәпләрдән 40 укучы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын тыңлап, әкият дөньясына алып кергән мюзикл карап, аннан яхшы кәеф һәм татлы күчтәнәчләр алып кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев