Буалы укучылар БПЛА һәм роботлар белән идарә итүдә ярыштылар
“Очарга өйрәнәбез, саклаячакбыз” исеме астында үткән патриотик ярышларда районның тугыз мәктәбеннән 5-8 сыйныф укучылары төрле дисциплиналарда осталык сынадылар.
Алар пилотсыз очкычларны җибәрүдә, һавада төгәл ориентлашуда, ракеталар очыруда ярыштылар. Монда төгәллек һәм җиңеллек зур мөһимлеккә ия. Моннан тыш укучылар трассада роботларга идарә иттеләр. Программага шулай ук традицион ярыш – автоматны тизлеккә сүтеп-җыю да кертелгән иде.
Әлеге бәйгене мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм СВО ветераны И. А. Миловацкий оештырдылар.
Беренче, икенче, өченче урыннарны Алших, Протопопово авыллары мәктәпләре һәм 5 номерлы гимназия командалары алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев