Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы укучылар экологларга ярдәм итеп, бүләк ота ала

Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы “Мәктәп экопатруле”дигән конкурс үткәрә.

 

Конкурс шартлары буенча, укучыларга «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасын телефоннарына урнаштырырга кирәк. Шуннан соң edu.tatar.ru мәгариф порталы логинын кулланып, кушымтада теркәлү узарга һәм табылган чүплекләр турында фото һәм видео җибәрергә кирәк. Һәр чүплек буенча министрлык инспекторлары тарафыннан күзәтчелек чаралары күреләчәк, ә конкурста катнашучылар баллар алачак.

Җиңүчеләр шәһәр һәм авыл гомуми белем бирү оешмалары арасында аерым билгеләнәчәк һәм түбәндәге номинацияләр буенча бүләкләнәчәк:

 “Иң яхшы укучы”, “Иң актив мәктәп”, “Иң яхшы муниципаль район яки шәһәр округы”
Бу хакта төгәлрәк 
https://eco.tatarstan.ru/2023-2024.htm. сылтамасы аша кереп белешергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев