Буалы укучылар олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясавын дәвам итә
Буалы укучылар олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясавын дәвам итә
Чираттагы призлы урынны Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Гүзәл Хәйбуллова (укытучысы В. В. Синчугова) яулады. Ул үзен әдәбиятны иң яхшы белүчеләрнең берсе булуын раслады. 5 номерлы гимназиянең 8 сыйныф укучысы Диләрә Хәсәнова (укытучысы Н. Ю. Казначеева) хокук буенча олимпиада призерлары арасына керде. Буалы укучылар татар әдәбиятын иң яхшы белүчеләр арасында да. Әлеге фән буенча олимпиададан призлы урыннар белән Яңа Тинчәле мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Язгөл Хәсәнова (укытучысы Г. С. Шәмсетдинова) һәм Яңа Чәчкап мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алия Абдрахманова (укытучысы А. М. Солтанова) кайттылар. Учащиеся из Буинска продолжают успешно выступать на олимпиадах.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев