Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы укучылар, студентлар, сөйгән кызлар кулы белән язылган “өчпочмаклар” СВОда катнашучылар өчен бик кадерле

Кайбыч мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Ләйсән Сафина махсус операциядә катнашучыларга җибәргән хат Айрат исемле буалы егет кулына эләгә.

Солдат кызның теләкләрен укый, ялга кайткач үзе янына рәхмәт әйтергә килә. Укучы кыз әлеге истәлекле очрашуны әле дә оныта алмый. Ә барысы да сыйныф җитәкчеләре Нурлисә Хәсәнованың укучыларга солдат хатлары язарга бирем бирүеннән башлана. Ләйсән үз куллары белән беләзек-талисманнар ясый һәм хат яза.

«Хөрмәтле солдат! Сезгә 8 сыйныф укучысы Ләйсән Илнур кызы Сафина хат яза. Сезне якынлашып килүче 23 февраль — Ватан сакчысы көне белән тәбрик итәм. Без үзебезнең мәктәбебездә атна саен линейкага жыелып, гимн жырлап, сезне искә алабыз, рухи көч бирергә тырышабыз. Мин сезгэ узем ясаган ике „ПОБЕДА“ һәм „Z“ дигән браслетлар бүләк итәсем килә. Шулай итеп, үземнен хатым һәм бүләгем аша көчкуәт туплап, уңышлар белән үзебезнең туган ягыбызга кайтуыгызны көтеп калам», дигән сүзләрне яза ул.

Нурлисә Хәсәнова укучыларының хатларын җыеп, районның гуманитар ярдәм штабына китереп тапшыра.

— Ләйсән, башкалардан аермалы буларак, хат тышына солдат рәсеме дә төшереп куйган иде. Гуманитар йөк барып җитүе хакында видеолар пәйда булгач, карыйм, без язган хатларны буалы егетләргә бирәләр. Хаттагы рәсемне күреп таныдым. Безнеке, дидем. Сөендем, — диде Нурлисә Хәсәнова.

Ләйсәннең хаты Айрат исемле егеткә эләгә. Ул аны дулкынланып укый һәм беләзекләрне кулына киеп куя. Отпуск ялына кайткач, һичшиксез, хат һәм беләзекләр авторын барып күрәм, рәхмәт әйтәм, дип, үз-үзенә вәгъдә бирә. Солдат сүзен җилгә очырмый.

Ул көнне Ләйсән физкультура дәресендә була. Аны чакырып кертәләр. Караса, каршында үзеннән өлкән егет Айрат (очрашып йөри торган кызы белән килә) аңа бер кәрҗин татлы күчтәнәчләр һәм чәчәк букеты суза.

— Рәхмәт сиңа, Ләйсән. Хатыңны укыгач, шундый рәхәт булып китте. Җиңеп кайтачагыбызга тагын да күбрәк ышандым, — ди Айрат.

Ләйсән нык дулкынлана. Кирәк бит, аның хатына шулкадәр бәя биреп, мәктәбенә кадәр эзләп килгәннәр! — Айрат абыйны кысыпкысып кочаклыйсым килде, кочакладым да. Ул бит безгә Җиңү бүләк итә торган солдат! — диде Ләйсән.

Очрашу сыйлы табын артында дәвам итә. Махсус операциядә катнашучы егет хәрби хезмәте, якташ егетләренең батырлыклары турында сөйли. Һичшиксез туган якларга Җиңү белән кайтачакбыз, дип ышандырып саубуллаша.

«Туган көнең белән, кадерлем!»

Шәһәрдә яшәүче Гөлия Нигъмәтуллина махсус операциядә катнашучы яраткан егетен (исеме сер булсын, диде) 6 октябрьдә социаль челтәрләр аша узган туган көне белән котлады. «Сәлам, кадерлем! Мин сине шушы тормышта 30 ел яшәвең белән котлыйм! Сиңа алдагы гомереңдә Аллаһы Тәгалә озын гомер насыйп итсен, саулыктан аермасын. Син минем яклаучым да, саклаучым да, син булганга бәхетлемен. Шушы тормышта мине булачак парың итеп сайлаган өчен рәхмәт. Дөньялар тынычланып, туган нигезеңә әйләнеп кайтуыңны көтеп калабыз. Тагын бик күп бәйрәмнәрне бергә каршыларга насыйп булсын. Мин сине тагын да көчлерәк яратам!» — ди Гөлия.

Солдат сер бирми

Иске Тинчәле авылында яшәүче Эдуард Белов узган елның сентябреннән бирле махсус хәрби операциядә катнаша. Егет повестка килүне тыныч кабул иткән. Моңа кадәр Тәтеш дәүләт гражданнар саклау колледжында укыган.

— Оныгыбыз Эдуардка 24 яшь, безнең янда, авылда үсте. Колледжда укыганда азрак хәрби тормышны татыды. Анда да сер бирмәде. Холкы шундый. Хатлар язышкан юк, ике-өч көнгә бер шалтырата. Дәү әни, дәү әти, барысы да яхшы, дип җавап бирә. Җиңүгә ышана ул, — диде әбисе Гөлназ Идрисова.

Аның белдерүенчә, бөтенләйгә кайткач, ипотекага квартира алып, тормыш корырга исәпли икән. Үз һөнәре буенча эшләргә планнары бар.

«Мәктәптә нинди яңалыклар бар?»

Шундый сорау белән шалтырата Боерган авылыннан махсус операциягә киткән Андрей Волков. Хәтерләсәгез, егет ялга кайткач, үзе укыган мәктәп сыйныфына ремонтка акчалата ярдәм иткән иде. Ул хәзер дә гаиләсе — әти-әнисе, туганнары һәм яраткан укытучысы Надежда Пиколова белән элемтәдә тора. Мәктәп хәлләрен гел сораша икән. Шалтыратышып сөйләшәләр, кайчакта «ВКонтакте» социаль челтәре аша аралашалар.

—Мәктәптәге яңалыкларны сөйләп барам. Андрейның энесе Дима минем сыйныфта укый. Азрак шуграк. Андрейга бу хакта сөйлим. Ул абый буларак Димага шалтыратып, азрак «тәрбияләп» ала. Мәктәп тормышы белән гел кызыксынып тора, — диде Надежда Ивановна.

Күптән түгел Андрей укытучысына фотолар җибәргән. Аңа Танкчылар көнендә Мактау грамотасы һәм «Сугышчан фидакарьлек өчен» медален тапшырганнар. Якыннары һәм Надежда Пиколова Андрейны декабрьдә чираттагы ялга көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев