Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы умартачылар игътибарына: бал кортларын яклауда үзгәрешләр бар

“Россельхозүзәк”нең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 1 мартыннан Россиядә умарталарны пестицидлардан яклау өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр үз көченә кергән.

Алар нигезендә умартачыларны пестицидларны ашыгыч куллану турында оператив кисәтәчәкләр. 2025 елның 15 декабрендәге 480 номерлы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләрнең максаты үсемлекләрне саклау чараларын куллануның үтә күренмәлелеген арттырудан һәм бал кортларының күпләп үлү куркынычын киметүдән гыйбарәт.

Гамәлдәге законнарга туры китереп, аграрийлар пестицидлар куллану планлаштырылган җирләр һәм җир участоклары чикләреннән 7 километрга кадәр ераклыкта урнашкан территорияләрдә умартачылыкны гамәлгә ашыручы физик һәм юридик затларга үз вакытында хәбәр итәргә тиеш. Мондый белдерүнең эшкәртүгә кадәр 10 көннән дә иртәрәк түгел һәм 5 көннән дә соңга калмыйча җиткерелүе шарт.

Ә 2020 елның 30 декабрендәге “Россия Федерациясендә умартачылык турында”гы 490 номерлы Федераль законның 16 маддәсенә кертелгән төзәтмәләр кырларны пестицидлар белән ашыгыч эшкәртү кагыйдәләрен аныклый. Гадәттән тыш хәл булган очракта 7 километр радиустагы умартачыларны хәзер эшләр башланырга 24 сәгатьтән дә соңга калмыйча кисәтәчәкләр.

Шулай ук пестицидлар куллану турында мәгълүмат бирү өчен анда тиешле мәгълүмат урнаштыру юлы белән Сатурн” мәгълүмат системасын куллану закон нигезендә беркетелә.

Россельхозүзәк”нең Буа районы бүлеге начальнигы Радик Ибәтуллин әйтүенчә, бүлек белгечләре авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә пестицидлар кулланганда умарталыкларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен үсемлекләрне саклау чараларын сайлау буенча кирәкле мәгълүмати һәм консультация ярдәме күрсәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев