Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы хатын-кыз 6 айга ирегеннән мәхрүм ителде

Суд аны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәзага тарттырды.

Буа шәһәре прокуратурасы 52 яшьлек җирле хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 314.1 нче маддәсенең 1 нче өлеше буенча (ирекләреннән мәхрүм ителгән урыннардан азат ителгәндә билгеләнгән административ күзәтчелек астында булган затның сәбәпсез рәвештә сайлаган яшәү урынына килмәве) гаепле дип тапты.

Эш материаллары буенча, 2025 елның 20 июнендә хатын-кыз Буинск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә профилактик исәпкә куелган. Аңа өч елга, 2028 елның апреленә кадәр административ күзәтчелек билгеләнгән. Гаепләнүче хатын-кызның үзенә салынган административ күзәтчелек һәм чикләүләр турында хәбәрдар булуына, шулай ук РФ Җинаять кодексының 314.1 нче маддәсенең 1 нче өлеше буенча җинаять җаваплылыгы турында берничә тапкыр кисәтелүенә карамастан, ул сәбәпсез рәвештә күзәтчелектән качкан һәм полициядән яшеренгән, өенә күренмәгән.

Суд аны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәзага тарттырды.

Хөкем карары үз көченә кермәде.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев