Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы хатын-кыз мошенниклар шалтыратканны аңлап, тиз арада трубканы куя һәм полициягә хәбәр итә

Аның стационар телефонына “Таттелеком” хезмәткәре булып шалтыратканнар.

Тикшерәбез, дигән сылтау белән алар 78 яшьлек пенсионердан паспорт мәгълүматларын сорап алганнар. Аннары аңа, үзен ФСБдан дип таныштырып, ир-ат шалтырата һәм мошенникаларга булышасың, дип орыша башлый, җинаять җаваплылыгы белән яный. Хатын-кыз шунда мошенниклар белән эш иткәнен аңлап ала һәм элемтәне өзә. Шуннан соң полициягә мөрәҗәгать итә. Үз вакытында хәбәр иткәне аркасында мошенниклар аңа матди зыян китерә алмыйлар.

Буа районы буенча эчке эшләр бүлеге мошенникларның гражданнарның шәхси мәгълүматларын алыр өчен  “Таттелеком” провайдерын еш кулланулары турында кисәтә.

Шуңа күрә телефон аша паспорт мәгълүматларыгызны, SMS-кодларны, банк карталары кодларын беркемгә дә хәбәр итмәгез.  Әгәр Сезнең белән “Таттелеком”нан дип,  шалтыратып, паспорт мәгълүматларыгызны сорый башласалар, элемтәне шунда ук өзегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев