Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалыар, “Үлемсез полк”ка кушыла (сугыш геройлары)

“Буинск-информ” һәм Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Виртуаль Үлемсез полк” акциясе игълан итте..  “Үлемсез полк”ка җеренче кушылучылар да бар.

Кузьмин Алексей Владимирович, 1914 елгы, гвардия лейтенанты, Иске Мщртле авылыннан. 1944 елның 3 февралендә һәлак була.

Ляукин Дмитрий Антонович, Иске Мәртле авылыннан, сержант, 120 м/м миномет расчеты командиры. Австрияне азат иткәндә, Грацшәһәре астындагы бәрелешләрдә авыр яралана. 1945 елның декабрендә запаска чыгарыла. Күп орден һәм медальләр иясе.

Никитин Петр Алексеевич,  кызыармияче, сугышны буеннан буена узган, 1945 елда запаска чыгарыла.

Гайнетдинов Шәрәф Әхәт улы, 1918 елгы, Зур Кырлаңгы авылыннан, 121нче гвардия укчы дивизиясенең 1150нче транспорт ротасында хезмәт итә. Күп орден-медальләр белән бүләкләнә.

Кириллова Анна Тихоновна, сержант, 1924 елгы, 37нче зенит-пулемет полкы сугышчысы,  “Сугышчан казаншылары өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Белоруссияне азат иткән өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Георгий Жуков” медальләре, Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Алексеев Иван Александрович,  Канава авылыннан, сугышны буеннан буена узган, кызылармияче, 74 яшендә үлә.

Кириллов Александр Тихонович, 1927 елгы, Иске Мәртле авылыннан, .1944 елдан 1950 елгача Эстниядә чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, әсирлеккә төшкән немецларны саклый,. Контузия ала.Туган якка 1950 елның ахырында кайта. Орден-медальләр белән бүләкләнә.

Нуждин Пётр Михайлович, 1926 елгы, авылыннан. 1943  елда фронтка китә. Укчы полкта автоматтан атучы, диңгез пехотасының 15нче бригадасында кызыл флотчы булып хезмәт итә. Японнар белән сугышта катнаша. Күп санлы орден-медальләре бар. 1999 елда үлә.

Осипов Алексей Петрович, 1922  елгы. Канава авылыннан. 1941 елда сугышка алына, 1942 по 1947  елга кадәр сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. 1972 елда үлә

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, сугыш кырларында һәлак булган, яудан кайтып үлгән якыннарыгызның фоторәсемнәрен һәм алар турында берничә җөмләлек мәгълүматны bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Әлеге фоторәсемнәр һәм алар турында кечкенә язмалар 9 майга кадәр “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска”, Buinsk Njstalgigue төркемнәрендә, инстаграмда чыгарылачаклар, шулай ук Буа телевидениесендә күрсәтеләчәк.  Быел ел нинди генә катлаулы булса да, күңелләрдә Бөек Җиңү рухы  сүрелмәсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев