Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалыар, “Үлемсез полк”ка кушыла (якташлар фотолары)

 “Буинск-информ” һәм Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Виртуаль Үлемсез полк” акциясе игълан итте..  “Үлемсез полк”ка сез дә кушылыгыз!

Лотфулла Зайнулла улы Зәйнуллин, 1902 елгы, Кыр Тәүгелде авылында туган. Сугышка кадәр туган колхозында рәис булып эшли. 1941 елдан 331нче укчы дивизиянең 1106нчы укчы полкы составында сугыша. Хәбәрсез югала. 2017 елда гына аның Смоленск өлкәсендә җирләнүе турында билгеле була. Гагарин шәһәрендә туганнар каберлеге өстендәге мемориаль тактага исеме кертелә.

Иван Поликарпович Журавлев,1925 елда Тәтеш районының Красное Поле авылында туа. 1943 елда сугышка китә. 1нче Белоруссия фронтының Суворов орденлы Могилев укчы дивизиясенең 613нче аерым элемтә батальонында телефончы булып хезмәт итә. Берлинга кадәр җитә.  Күпсанлы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.

Егоров Александр Павлович, өлкән сержант.

Иван Ефимович Ларионов, 1916 елгы.Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала. Бу аның соңгы фотосы.

Инсаф Низам улы Низамов, 1925 елгы, Әлки авылында туган. 1нче гвардия танк армиясенең 8 танк корпусының 8нче аерым  разведка батальонында хезмәт итә. Разведчик була. Белый, Ржев шәһәрләрен, Курск дугасын алуда, Белгород-Харьков, Житомир-Бердичевск, Львов-Сандомир, Висла-Одер, Берлин операцияләрендә катнаша. 5 майда Инсаф Низмов иптәшләре белән Рейхстаг өстенә Җиңү Байрагы кадый.  Моны раслаган грамотасы да бар. Туган ягына 1950 елда гына кайта Күпсанлы орден-медальләр белән бүләкләнгән.,

Хәйдәр Гатаулла улы Гатауллин, 1926 елгы, Апас районының Әҗем авылында туган. 17 яшьтә фронтка китә. Өлкән сержант. 1948 елда әйлнеп кайта. 1980 елда вафат була.

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, сугыш кырларында һәлак булган, яудан кайтып үлгән якыннарыгызның фоторәсемнәрен һәм алар турында берничә җөмләлек мәгълүматны bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Әлеге фоторәсемнәр һәм алар турында кечкенә язмалар 9 майга кадәр “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска”, Buinsk Njstalgigue төркемнәрендә, инстаграмда чыгарылачаклар, шулай ук Буа телевидениесендә күрсәтеләчәк.  Быел ел нинди генә катлаулы булса да, күңелләрдә Бөек Җиңү рухы  сүрелмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев