Буалы автомобиленә утырганнары өчен җәнҗал чыгара
39 яшьлек исерек ир автомобиле салонында балигъ булмаган яшүсмерне күрә. Егет йөгереп качып киткәндә, ул аны тотып ала һәм ишегалдына алып керә. Анда тавыш чыга, ир энесен яклаган апасының яңагына суга. Аннан ир яшүсмернең әнисе белән сөйләшергә дип өенә керә. Анысы өйдә булмый. Ир судта үз гаебен таныды. Ул 6...
39 яшьлек исерек ир автомобиле салонында балигъ булмаган яшүсмерне күрә. Егет йөгереп качып киткәндә, ул аны тотып ала һәм ишегалдына алып керә. Анда тавыш чыга, ир энесен яклаган апасының яңагына суга. Аннан ир яшүсмернең әнисе белән сөйләшергә дип өенә керә. Анысы өйдә булмый. Ир судта үз гаебен таныды. Ул 6 ай сынау срогы белән 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев