Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы Гүзәл Гайнуллина медаль белән бүләкләнде

Түбән Наратбаш авылында яшәүче ир-ат бервакыт аның турында "Мин авылда Гүзәл апаны ирләрдән дә күбрәк хөрмәт итәм. Кеше белән дә сөйләшә белә, ярдәмен дә итә, юк-барга вакланмый" дигән иде. Шул рәвешле булачак героем турында азмы-күпме хәбәрдар идем. Редакция заданиесе белән шушы көннәрдә генә Россия салым органнары оешуга 25 ел тулу...

Түбән Наратбаш авылында яшәүче ир-ат бервакыт аның турында "Мин авылда Гүзәл апаны ирләрдән дә күбрәк хөрмәт итәм. Кеше белән дә сөйләшә белә, ярдәмен дә итә, юк-барга вакланмый" дигән иде. Шул рәвешле булачак героем турында азмы-күпме хәбәрдар идем. Редакция заданиесе белән шушы көннәрдә генә Россия салым органнары оешуга 25 ел тулу уңаеннан юбилей медале алган Гүзәл апа янына рәхәтләнеп бардым.
Гүзәл Гайнуллина салым хезмәтчелеге "туган" көн-нән - районда аның җирле инспекциясе оешканнан башлап диярлек хезмәт куя. Кияүгә чыккач, Казанда югары белемле сәүдә белгече булып эшләгән җиреннән авылга яшәргә, Буага эшкә кайтты ул. Райсоветка бәяләрне контрольләү буенча инспектор вазифасына билгеләде-ләр. Озак та үтмәде районга яңа салым белгече ки-рәк булды. Район Советы, һич икеләнмичә, физик затларга салым салу инспекторы вакансиясенә аның кандидатурасын күр-сәтте. Бүген әлеге оешма Федераль салым хезмәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча 8 номерлы районара инспекциясе дип атала. Ә Гүзәл Гайнуллина бүген 1 номерлы камераль тикшерүләр бүлегенең өлкән дәүләт салым инспекторы. Бу дәвердә белгеч салым органнарының барлык баскычларын узды - югарыга табан. Аның клиентлары - физик затлар да, юридик затлар да, салымнарны үз вакытында түләүчеләр дә, аннан качучылар да. Гүзәл Хабуловна аларның һәр-берсенә юл табарга, усалланмыйча, штрафлар бе-лән куркытмыйча, салым түләүчеләрдә җаваплылык тудырырга, тормыш-көнкүрешебезнең салымнар һәм җыемнарның ничек җыелуына турыдан-ту-ры бәйле булуын төшендерергә тырыша. Бу арада тагын бер югары белем ал-ды, әллә ничә тапкыр курсларда квалификациясен күтәрде.
Бервакыт аны юридик затлар белән әйбәт кенә эш-ләгән җиреннән физик затлар белән эш итүгә күчерделәр.
-Гүзәл Хабуловна, шәхси эшмәкәрләр белән Сездән дә яхшырак эшләүче табылмас, дип уйладык. Сез - дипломат, кычкырмыйча, төпле итеп аңлата, төшендерә беләсез,- дигәч белгеч яңа "фронтка" да ризалашты. Хәер, бу бер очрак кына, Гүзәл Гайнуллинаны иң че-терекле, авыр, нечкә эш итү кирәк булган участокларга күчерүләр әле тагын кабатланды. Ә ул үзенә йөкләнгәнне аклый килде.
- Сезнең турында гел әй-бәт сүзләр генә ишеттем. Сере нәрсәдә? - дим героема.
-Минемчә, эш остазларымда. Азат Әхмәтҗановны, Гөлшат Мохтәрованы, мәрхүмә Зифа Әфләтунованы, Галина Иванованы, Илсур Гариповны иң әйбәт укытучыларым булдылар дип саныйм, - диде ул үзе турында күп сүз куертмыйча. Үзе хакында сөйләмәсә дә, аңа әлеге мәртәбәле медальне тапшыру ни то-ра! Хәер, аның исемендә мондый дәүләт бүләкләре тагын да бар. Ике тапкыр Федераль салым хезмәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Мактау грамотасы, моннан бер ел элек Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүген гомер кичергән Тү-бән Наратбашта аны ничек хөрмәт итүләрен, алдан әйткәнемчә, авылдашлары сөйләде. Гаиләсендә дә кадерле ул. Ире Наил, улы һәм кызы, килене, оныклары аның өчен җан аталар.
Наилә ХӘСИПҖАНОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев