Буалы хатын-кыз үз сыерын 8500 сумга “сатып алган”
Чираттагы буалыны алдадылар мошенниклар. 1986 елгы хатын-кыз "Авито" интернет сайтка сыер сату турында белдерү куя. Озакламый аңа элемтәгә бер хатын-кыз чыга. Ул сыер сатып алырга теләвен әйтә һәм банкомат карточкасы мәгълүматларын сорый. Мошенник аның аша салдыра алмый. Ул яңадан шалтырата һәм акча күчерүне телефон номерына яки үзенең банкомат карточкасы исәбенә...
Чираттагы буалыны алдадылар мошенниклар. 1986 елгы хатын-кыз "Авито" интернет сайтка сыер сату турында белдерү куя. Озакламый аңа элемтәгә бер хатын-кыз чыга. Ул сыер сатып алырга теләвен әйтә һәм банкомат карточкасы мәгълүматларын сорый. Мошенник аның аша салдыра алмый. Ул яңадан шалтырата һәм акча күчерүне телефон номерына яки үзенең банкомат карточкасы исәбенә аша күчерергә теләвен, аннан күчәме-юкмы икәнен тикшереп карау өчен икесенә бергә (телефонга 7,5 мең, карточкага 1 мең сум) 8,5 мең сум акча салырга куша. Буалы хатын-кыз шулай эшли дә. Мошенник теләгенә ирешкәч, телефонын сүндереп куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев