Буалы ир-ат кыйналган да, телефонсыз да калган
20 октябрь көнне 24 яшьлек Р. шәһәрнең Колхоз урамында яшәүче 41 яшьлек танышы В. өенә килә. Алар ызгышып китәләр. Р., кызып китеп, В.ның битенә һәм гәүдәсенә аяк-куллары белән суга башлый. Аннан пыяла шешә белән башына да кундыра. В. аңын югалткач, өйдән аның телефонын урлап чыгып кача. Зыян күрүчене дәваханәгә алып...
20 октябрь көнне 24 яшьлек Р. шәһәрнең Колхоз урамында яшәүче 41 яшьлек танышы В. өенә килә. Алар ызгышып китәләр. Р., кызып китеп, В.ның битенә һәм гәүдәсенә аяк-куллары белән суга башлый. Аннан пыяла шешә белән башына да кундыра. В. аңын югалткач, өйдән аның телефонын урлап чыгып кача. Зыян күрүчене дәваханәгә алып киләләр. Табиб-хирург аның баш мие селкенүе, битендә, колакларында кан саву урыннары барлыгын полициягә хәбәр итә. Кеше кыйнаучының һәм угрының шәхесе билгеле. Аңа карата җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев