Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы каратэчылар тагын җиңү яуладылар

Бу юлы Ринат Хәсәнов шәкертләре Ульяновск шәһәрендә каратэ фудокан-кобудо буенча үткән ярышларда уңышка ирештеләр. Әлеге бәйге нунчаки ката, нунчаки кумитэ һәм БО ката (таяк белән ката) төрләре буенча узды. 16-17 яшьлекләр арасында Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Аяз Хәсәнов нунчаки ката буенча икенче, нунчаки кумитэда - өченче, 14-15 яшьлекләрдән М....

Бу юлы Ринат Хәсәнов шәкертләре Ульяновск шәһәрендә каратэ фудокан-кобудо буенча үткән ярышларда уңышка ирештеләр. Әлеге бәйге нунчаки ката, нунчаки кумитэ һәм БО ката (таяк белән ката) төрләре буенча узды. 16-17 яшьлекләр арасында Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Аяз Хәсәнов нунчаки ката буенча икенче, нунчаки кумитэда - өченче, 14-15 яшьлекләрдән М. Вахитов исемендәге гимназиядән Гөлфинә Гафурова нунчаки катада өченче урын алдылар. 12-13 яшьлек каратечылар арасында М. Вахитов исемендәге гиназиядән Азамат Мөхәммәтҗанов нунчаки кумитэ төрендә беренче, лицей-интернаттан Рүзәл Ибәтуллин икенче булдылар. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Раил Җамалиев 11 яшьлекләр арасында икесендә дә уңышка иреште - катада беренче, кумитэда өченче урын яулады. 9 яшьлек каратэчылардан М. Вахитов исемендәге гимназия укучылары Азамат Хәсәнов һәм Рамазан Исхаков икесе дә нунчаки ката төрендә өченчелек алдылар. 2 номерлы лицейдан Данила Смирнов 8 яшьлекләр арасында БО ката буенча өченче урынга лаек булды. Бу көннәрдә буалы каратэчылар Кострома шәһәрендә Идел буе Федераль Округы беренчелегендә көч сыныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бу юлы Ринат Хәсәнов шәкертләре Ульяновск шәһәрендә карате фудоканкобудо