Буалы пенсионерлар кызыксына: 1 апрельдан пенсияләр күпмегә артачак
РФ Пенсия фондының Буа шәһәрендәге идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2017 елның 1 апреленнән артым ике төрле булачак. Төгәлрәге, эшләмәүче пенсионерларның пенсияләренең страховкалау өлеше 0,38 процентка индексацияләнә. Акчага күчереп исәпләгәндә, якынча 54 сум тирәсе тәшкил итәчәк. Ә социаль пенсия алучы пенсионерлар өчен артым 1, 5 процент булачак. Акча белән исәпләгәндә ул...
РФ Пенсия фондының Буа шәһәрендәге идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2017 елның 1 апреленнән артым ике төрле булачак. Төгәлрәге, эшләмәүче пенсионерларның пенсияләренең страховкалау өлеше 0,38 процентка индексацияләнә. Акчага күчереп исәпләгәндә, якынча 54 сум тирәсе тәшкил итәчәк. Ә социаль пенсия алучы пенсионерлар өчен артым 1, 5 процент булачак. Акча белән исәпләгәндә ул уртача 129 сум тәшкил итәчәк. Буа районы буенча артымның гомуми суммасы 590 мең сум тәшкил итәчәк.
фото: vdvsp.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев