Буалы юморист Рамиль Шәрәпов ни өчен суд юлын таптый
Якташыбыз, татар эстрадасы юмористы, алып баручы Рамиль Шәрәпов бу арада суд юлын таптый. - Моннан дүрт ел элек хокук саклау органыннан шалтыратып, "Банктан сезнең исемнән 2 миллион сум акча алынган" диделәр. Билгеле, банктан андый күләмдә акча алганым булмады. Тикшерү эшләре ачыкланганча, 6 кеше махинация ясаган. Алар арасында театр училищесында укыган...
Якташыбыз, татар эстрадасы юмористы, алып баручы Рамиль Шәрәпов бу арада суд юлын таптый.
- Моннан дүрт ел элек хокук саклау органыннан шалтыратып, "Банктан сезнең исемнән 2 миллион сум акча алынган" диделәр. Билгеле, банктан андый күләмдә акча алганым булмады. Тикшерү эшләре ачыкланганча, 6 кеше махинация ясаган. Алар арасында театр училищесында укыган курсташларым да бар. Безнең иске паспорт белән эшләнгән махинация бу. Җинаятьчеләрне тоткарлаганнар, безне исә судка чакыртып сорау алдылар, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Рамил Шәрәпов.
Рамиль исеменә алынган 2 миллион сум акчаны Рамильдән түләттермәгәннәр.
Чыганак: tulachi.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев