Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар Анжела Вавилова исемендәге хоспис пациентларына ярдәм итә

Моның өчен ЗАГС бинасында махсус "куб" урнаштырылуын хәбәр иткән идек инде. Анда никахларын теркәргә килүче яшь парлар, аларның якыннары, кунаклар шул "куб"ка акча салып, онкологиядән интегүче балаларга ярдәм кулы сузалар. Кичә бирегә сабыйлар өчен бүләкләр алып, "Нечкәбил" республика конкурсы призеры Ләйсән Сәмәрханова, "Гольфстрим" төркемендә биюче кызлар килделәр. Районның психологик хезмәтчелеге...

Моның өчен ЗАГС бинасында махсус "куб" урнаштырылуын хәбәр иткән идек инде. Анда никахларын теркәргә килүче яшь парлар, аларның якыннары, кунаклар шул "куб"ка акча салып, онкологиядән интегүче балаларга ярдәм кулы сузалар. Кичә бирегә сабыйлар өчен бүләкләр алып, "Нечкәбил" республика конкурсы призеры Ләйсән Сәмәрханова, "Гольфстрим" төркемендә биюче кызлар килделәр. Районның психологик хезмәтчелеге җитәкчесе Наталья Кузнецова булачак әниләр белән гаилә кыйммәтләре турында әңгәмә дә үткәрде. Бүген ЗАГС бүлегендә "куб"ны ачтылар һәм начальник Эльвира Шагалиева анда җыелган 4 мең 425 сум акчаны хоспис исәбенә күчерде. Хоспистагы сабыйлар ярдәмгә һәрвакыт мохтаҗ, моңа һәр буалы хәленнән килгәнчә өлеш кертә - "куб"ка акча сала ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Моның өчен ЗАГС бинасында махсус “куб” урнаштырылуын хәбәр иткән идек инде.