Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар кайсы бина шәһәрне ямьсезли дип уйлыйлар

Мәскәүдә актив рәвештә шәһәрнең үзәген ямьсезләүче биналарны сүтәләр. Моның белән аның тарихи ландшафтын үзгәртәләр. Ә буалылар кайсы бина шәһәрне, йомшак итеп әйткәндә, бизәми дип уйлыйлар. Үз кодрәтләрендә булса кайсысын аннан алырлар иде? Юрий МАРТЬЯНОВ, элеккеге Буа шәһәр Советы рәисе: -Буада бөтенләй юк итәрлек ямьсез биналар бар дип уйламыйм. Мин эшләгән...

Мәскәүдә актив рәвештә шәһәрнең үзәген ямьсезләүче биналарны сүтәләр. Моның белән аның тарихи ландшафтын үзгәртәләр. Ә буалылар кайсы бина шәһәрне, йомшак итеп әйткәндә, бизәми дип уйлыйлар. Үз кодрәтләрендә булса кайсысын аннан алырлар иде?
Юрий МАРТЬЯНОВ, элеккеге Буа шәһәр Советы рәисе:
-Буада бөтенләй юк итәрлек ямьсез биналар бар дип уйламыйм. Мин эшләгән чорда ук шәһәр үсте, яңарды. Хәзер инде әйтмим дә, барысы да яңа төр архитектура нигезендә төзелә. Мине бер типтагы ясалма материалдан эшләнгән зур сәүдә үзәкләре үрчүе генә борчый. Халыкка шулкадәр күп санда кирәкме икән алар? Кайберләрен төзетмичә, балалар мәйданчыгы ясасалар, әйбәтрәк булыр иде.
Ирина ЛИТВИНА, Буа муниципаль районы башлыгының элеккеге урынбасары:
-Мин гомерем буе Буада яшим һәм үз шәһәремне бик яратам. Бинаның тышкы кыяфәте искергән, ямьсез яки дөрес формада төзелмәгән дип әйтү зур ялгышлык. Аларның һәрберсе - шәһәрнең тарихы. Анда әби-бабаларыбыз эшләгән, яшәгән. Яңалары да төзелсеннәр, ләкин безнең тарихыбызны юк итү бәрабәренә түгел. Аларга шәһәрнең иске өлешендә урын җитмәсә, хәзер яңа бистәләр калкып чыкты. Анда төзесеннәр. Мин яшәгән чорда гына ничә бина юк ителде, моңа йөрәк әрни. Яшьләргә сүтәсе, хәрабәләрне трактор белән ки-тәргә җиңел, алар аның кыйммәтен белми.
Рафаэль АБИКЕЕВ, пенсионер:
- Р. Люксембург урамындагы "Тургай"дан башлап Арефьев тыкрыгына кадәр барлык сәүдә нокталарын алдырыр идем. Анда "баш-аяк" боткасы. Чуар витриналардан башлар әйләнә һәм матур да түгел. Бар да сайдинг белән тышланган, пластиктан җыелган бертөрле кибетләр. Ә соңгы елларда Буада төзелгән иң матур биналардан Саклык банкын әйтер идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев