Буалылар, “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясендә катнашыгыз
Яңа уку елы алдыннан "Мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйрия акциясе старт ала. Ул аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид әти-әниләр белән яшәүче, инвалид балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм йөзеннән оештырыла. Киләсе уку елы алдыннан республикада 44 мең бала беренче сыйныфка бара, аларның 9 меңнән күбрәгенә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Моннан тыш...
Яңа уку елы алдыннан "Мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйрия акциясе старт ала. Ул аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид әти-әниләр белән яшәүче, инвалид балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм йөзеннән оештырыла. Киләсе уку елы алдыннан республикада 44 мең бала беренче сыйныфка бара, аларның 9 меңнән күбрәгенә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Моннан тыш 2-11 сыйныфларда укучы 10 меңнән күбрәк укучыга булышлык ителәчәк.
Безнең районда уку кирәк-яраклары белән портфельләр 521 балага тапшырылачак. 20сенә - укытучыларның август конференциясендә, 501енә - 1 сентябрь көнне.
фото: Gazetateploe.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев