Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар, никахлашу мизгелләре белән фотоларны ЗАГСка, конкурска китерегез

Район ЗАГС бүлеге бу уңайдан "Язмышның матур мизгелләре..." дип исемләнгән фотоконкурс игълан итә. Катнашучыларның яше чикләнмәгән - бары фотоальбомнардан әти-әниләрегезнең, әби-бабайларыгызның, үзегезнең никахны теркәү тантанасы сурәтләнгән фотоларны табып, 25 апрельгә кадәр ЗАГСка китерергә кирәк. Алар А4 формат зурлыгында һәм А3 форматтагы ватман кәгазенә ике яклы скотч белән ябыштырылган, анда авторның...

Район ЗАГС бүлеге бу уңайдан "Язмышның матур мизгелләре..." дип исемләнгән фотоконкурс игълан итә. Катнашучыларның яше чикләнмәгән - бары фотоальбомнардан әти-әниләрегезнең, әби-бабайларыгызның, үзегезнең никахны теркәү тантанасы сурәтләнгән фотоларны табып, 25 апрельгә кадәр ЗАГСка китерергә кирәк. Алар А4 формат зурлыгында һәм А3 форматтагы ватман кәгазенә ике яклы скотч белән ябыштырылган, анда авторның исем-фамилиясе, уку яки эш урыны, вазифасы язылган булырга тиеш. Фотоэшкә анда сурәтләнгән кешеләр турында мәгълүмат, фотоның тарихы, кайда һәм кайчан төшерелүе һәм нинди номинациягә җибәрелүе дә (А4 формат, шрифт - 16) ияртелү шарт. Ә номинацияләр дүртәү - "Сугышка кадәр чор" (1941 елга кадәр), "Сугыштан соңгы чор" (1941-45), "Сугыштан соңгы чор" (1946-1993), "Бүгенге чор" (1994-2016). Җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Иң яхшы эшләр Халыкара гаилә көненә багышланган район күргәзмәсенә куелачак. Белешмәләр өчен телефон: 3-20-02.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев