Буалылар, шәһәрнең, авылларның иң матур почмакларын фотога төшерегез һәм музейга җибәрегез
30 августта - Шәһәр туган көнендә узачак бәйрәм уңаеннан "Ял үзәге" каршысында "Минем туган ягым - кайда бар шундый тагын" дип аталган күчмә күргәзмә оештырылачак. Анда һәркем - авылдамы, шәһәрдәме туган ягының гүзәллеген, аның үсешен фоторәсемгә төшереп катнаша ала. Һәр эш махсус комиссия тарафыннан каралачак, иң уңышлылары күргәзмәгә куелачак. Моның...
30 августта - Шәһәр туган көнендә узачак бәйрәм уңаеннан "Ял үзәге" каршысында "Минем туган ягым - кайда бар шундый тагын" дип аталган күчмә күргәзмә оештырылачак. Анда һәркем - авылдамы, шәһәрдәме туган ягының гүзәллеген, аның үсешен фоторәсемгә төшереп катнаша ала. Һәр эш махсус комиссия тарафыннан каралачак, иң уңышлылары күргәзмәгә куелачак.
Моның өчен фотоларны Буа шәһәре, К. Маркс урамы, 70 йорт адресы буенча туган якны өйрәнү музеена китерергә яисә buamusey@mail.ru эектрон адресына җибәрүегез сорала. Фотографияләр 15x21 сантиметр зурлыкта, күренешнең исеме, авторның исем-фамилиясе, яше, язылырга тиеш.
Туган ягыбызның гүзәллеген башкаларга да күрсәтергә ашыгыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев