Буалылар, суда сак булыгыз!
Шулай дип кисәтә балыкчыларны һәм су коенырга яратучыларны 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы Игорь Бычков. Кызганычка каршы, ел саен су коену сезонында кешеләр һәлак була һәм бәхетсезлек очраклары иң элек элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга. Моңа юл куймас өчен таныш булмаган һәм су коену өчен билгеләнмәгән сулыкларга...
Шулай дип кисәтә балыкчыларны һәм су коенырга яратучыларны 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы Игорь Бычков. Кызганычка каршы, ел саен су коену сезонында кешеләр һәлак була һәм бәхетсезлек очраклары иң элек элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга. Моңа юл куймас өчен таныш булмаган һәм су коену өчен билгеләнмәгән сулыкларга кермәгез, төбенең рельефы билгеле булмаган, бигрәк тә агучы су объектларында суга чуммагыз, ялгызыгыз гына коенмагыз, ярдан ерак китмәгез, баржаларга, көймәләргә якын килмәгез, балаларны су янында үзләрен генә калдырмагыз. Шулай ук исерек килеш су коену куркыныч - анализлау суда һәлак булучыларның 90 процентының суга керер алдыннан спиртлы эчемлекләр куллануын раслый. Туңудан сакланыгыз, бәхетсезлек очракларының яртысы нәкъ җәйнең беренче аена - салкынча көннәрдән соң эссе һава торышы башланган, ә су әле җылынып өлгермәгән вакытка туры килә. Гомерегезне куркыныч астына куймагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев