Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә нинди мәсьәләләр борчый

Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтүдә катнашучыларның хокуклары һәм җаваплылыгы, әлеге өлкәдә законнарда яңалыклар - бүген Буада узган күчмә семинарның төп темалары шул булды. Район хакимияте утырышлар залында узган укуларда күпкатлы йортлар башлыклары, торак-коммуналь ширкәтләре, идарәче компания җитәкчелеге дә катнаштылар. "Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгатьчелек контроле региональ үзәге" директоры Дмитрий...

Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтүдә катнашучыларның хокуклары һәм җаваплылыгы, әлеге өлкәдә законнарда яңалыклар - бүген Буада узган күчмә семинарның төп темалары шул булды. Район хакимияте утырышлар залында узган укуларда күпкатлы йортлар башлыклары, торак-коммуналь ширкәтләре, идарәче компания җитәкчелеге дә катнаштылар. "Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгатьчелек контроле региональ үзәге" директоры Дмитрий Романов катнашучылар алдында әлеге өлкәгә кагылган законнарны һәм кагыйдәләрне гади итеп аңлатты. Ахырдан залда утыручылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар. Идарәче компания җитәкчесе Виктор Мясников электрон күзәтү

мөмкин булган су санагычларын урнаштыру проблемасын күтәрде, шәһәрнең Жорес урамы 112 йорт башлыгы яшәүчеләренең су өчен һәрвакыт санагыч буенча түләп баруларына карамастан, ОДН килүдән зарланды. Сария Сабурская урында ук бу мәсьәләләргә ачыклык кертеп, хәл итәчәгенә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев