Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар Яңа ел табынында нәрсәдән баш тартмыйлар?

"АиФ" журналистлары Яна ел табынының аерылгысыз ризыгы булган оливье салатының төрле регионнардагы бәясен исәпләп чыгардылар. Бер зур тарелка салат Рязаньда 584 сумга төшкән, әмма моңа карап россиялеләр оливьедан баш тартмаячаклар. Ә Сез Маймыл елын каршылаганда кыйммәткә төшсә дә нинди азыкны табынга тәгаен куячаксыз? Евгений РАЗБИТНОВ, дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге начальнигы:...

"АиФ" журналистлары Яна ел табынының аерылгысыз ризыгы булган оливье салатының төрле регионнардагы бәясен исәпләп чыгардылар. Бер зур тарелка салат Рязаньда 584 сумга төшкән, әмма моңа карап россиялеләр оливьедан баш тартмаячаклар. Ә Сез Маймыл елын каршылаганда кыйммәткә төшсә дә нинди азыкны табынга тәгаен куячаксыз?
Евгений РАЗБИТНОВ, дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге начальнигы:
-Оливье, тагын бер кат оливье. Мин бу салатсыз Яңа ел табынын күз алдына да китерә алмыйм. Ул казылык урынына ит кушып ясалырга тиеш. Шунсыз тәме булмый. Башка итле ризыклар да пешерәбез. Өстәлдә пилмән, вазада күп итеп мандариннар өелеп куелырга тиеш. Бу - бәйрәм символы.
Миләүшә ҖӘЛӘЛТДИНОВА, район үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлеге мөдире:
- Дөресен әйткәндә, Яңа ел табыны турында әле уйламаган. Елдагыча, яраткан ризыкларыбыздан баш тартырга җыенмыйбыз. Мин Яңа ел төнендә эштә булачакмын. Гаиләмә бәйрәм табыны әзерләп калдырам. "Короналы" азык дип аерып әйтә алмыйм, әмма Маймыл елы булгач, өстәлдә банан, җиләк-җимеш мулдан булырга тиеш, дип уйлыйм.
Гөлнара ИСМӘГЫЙЛОВА, "Ризалит" күчемсез мөл-кәт агентлыгы эксперты:
- Яңа ел табынына мин татар ризыклары әзерләргә яратам. Өчпочмак, мантый, шулпа... Гаиләмдә дүрт ир-ат. Җиләк-җимеш, җиңелчә азыклар белән генә булмый. Ит, он, суган, бәрәңге үзебездә. Шулай булгач яраткан ризыкларыбыздан, кыйммәткә төшә дип, баш тартырга җыенмыйбыз. Бар да, Ходай бирсә, елдагыча булачак.
Айрат ЯФИЗОВ, "Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)" җәмгыяте начальнигы:
- Хатыным Яңа ел табынына барлык ризыкларны тәмле итеп пешерә. Каз, тавыкны болай да, эченә җимешләр тутырып та ясый. Иң тәмлесе шулдыр инде. Оливье салаты, пилмән - алар бәйрәмдә традицион азыклар. Кризис, дисәләр дә табынны быел да мул ясарга тырышабыз. Ни дисәң дә, Яңа ел елга бер генә килә бит.
Мария ЗАХАРОВА, 3 номерлы почта бүлекчәсе операторы:
- Безнең Яңа ел табыны "атрибуты" - фольгага төреп пешерелгән сыер ите белән бәрәңге һәм каз. Оливьены яратмыйбыз. Тозлы балык белән "шуба" һәм "Цезарь" салаты ясаячакмын. Азык-төлек бәяләре артса да, бәйрәм табыны гадәттәгечә мул булыр, дип уйлыйм.
Наталья КУРАПИНА, пенсионер:
- Азык-төлек күпме генә кыйммәтләнсә дә, Яңа ел табыны тулы булырга тиеш. Өстәлдә оливье, башка салатлар тәгаен булачак. Үрдәк, йә каз - шулай ук табын түрендә торачак. Кризис Яңа ел планнарын бозарга тиеш түгел.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “АиФ” журналистлары Яна ел табынының аерылгысыз ризыгы булган оливье салатының төрле регионнардагы б...