Буалыларга февральдә электр энергиясе өчен квитанцияләр соңга калып киләчәк. Ни өчен?
Февраль аеннан "Энергосбыт" абонентларына квитанцияләрне хат ташучылар китермәячәк. "Татэнергосбыт" ААҖдән алынган мәгълүматларга караганда, квитанцияләрне тарату хезмәтен Санкт-Петербург шәһәре фирмасы башкарачак. Буа районы буенча квитанцияләрне тарату әлеге фирмага йөкләнә. "Энергосбыт"ның Буадагы бүлекчәсе тапшырган барлык квитанцияләрне абонентларга курьерлар китерә. Бу атна ахырында, киләсе атна башында барысы да адресатларга таратылырга тиеш. "Татэнергосбыт" ААҖ...
Февраль аеннан "Энергосбыт" абонентларына квитанцияләрне хат ташучылар китермәячәк. "Татэнергосбыт" ААҖдән алынган мәгълүматларга караганда, квитанцияләрне тарату хезмәтен Санкт-Петербург шәһәре фирмасы башкарачак. Буа районы буенча квитанцияләрне тарату әлеге фирмага йөкләнә. "Энергосбыт"ның Буадагы бүлекчәсе тапшырган барлык квитанцияләрне абонентларга курьерлар китерә. Бу атна ахырында, киләсе атна башында барысы да адресатларга таратылырга тиеш. "Татэнергосбыт" ААҖ вәкиле түләүләрне почта бүлекчәләрендә башкарып булачагына ышандыра. Квитанцияләрне шулай ук Буа шәһәре К. Зыятдинов урамы 4-1 йорт адресы буенча "Энергосбыт"ның Буадагы бүлекчәсеннән килеп алырга да була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев