Буалыларга киңәш: эсседә нишләргә?
Иң яхшысы кояш кыздырган вакытта - көндезге 12дән кичке 4кә кадәр җилләтелгән, салкынча бүлмәдә калырга. Моның өчен заманча техника ярдәм итә - кондиоционер яки вентилятор. Соңгысын эшләткәндә тәрәзәләрне ачарга онытмагыз, киресенчә булганда вентилятор бүлмә эчендәге җылы һаваны гына әйләндереп торачак. Әгәр дә инде эсседә йөрергә туры килә икән, баш киемен...
Иң яхшысы кояш кыздырган вакытта - көндезге 12дән кичке 4кә кадәр җилләтелгән, салкынча бүлмәдә калырга. Моның өчен заманча техника ярдәм итә - кондиоционер яки вентилятор. Соңгысын эшләткәндә тәрәзәләрне ачарга онытмагыз, киресенчә булганда вентилятор бүлмә эчендәге җылы һаваны гына әйләндереп торачак. Әгәр дә инде эсседә йөрергә туры килә икән, баш киемен кияргә онытмагыз. Шулай ук ачык төстшге җил йөртә торган кием дә кияргә киңәш ителә. Су алырга онытмагыз. Ә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләргә даими рәвештә даруларын эчеп торырга, эсседә йөрүдән, авыр күтәрүдән сакланырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев