Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалыларны яңа мунчада кайнар чәй белән көтәләр (фоторепортаж)

Бүген иртән ачылган "Мунча комплексы" буалыларны ихлас сөендерде. Аларның шатлыгын уртаклашырга Татарстан дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин, Шакир Яһүдин, КПРФның Татарстандагы региональ бүлкчәсе беренче секретаре Хафиз Миргалимов та килгәннәр иде. Район хакимияте башлыгы Марат Җаббаров буалыларны шатлыклы вакыйга уңаеннан котлап, мунчаны төзүдә өлеш керткән һәркайсына рәхмәтен җиткерде. Аннан мунчаның эчке...

Бүген иртән ачылган "Мунча комплексы" буалыларны ихлас сөендерде. Аларның шатлыгын уртаклашырга Татарстан дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин, Шакир Яһүдин, КПРФның Татарстандагы региональ бүлкчәсе беренче секретаре Хафиз Миргалимов та килгәннәр иде. Район хакимияте башлыгы Марат Җаббаров буалыларны шатлыклы вакыйга уңаеннан котлап, мунчаны төзүдә өлеш керткән һәркайсына рәхмәтен җиткерде. Аннан мунчаның эчке ягына узган буалылар тизрәк аны карарга ашыкты. Аларны бигрәк тә беренче катында урнашкан юыну-чабыну бүлмәләре кызыксындырды. Ир-атлар, хатын-кызлар, инвалидлар өчен юыну, массаж ясату мөмкинлеге аерым булдырылган. Шулай ук биредә мунчадан соң кайнар чәй эчәргә, матурлык салонында чибәрләнергә дә була.

Икенче катында маникюр, чәчтарашханә урнашкан. Аның яңа җитәкчесе Айрат Сафиуллин сүзләренә караганда, мунча дүшәмедән кала һәркөнне эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев