Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар бүген бөтендөнья сәламәтлек көненә кушылды. Шәһәр стадионында йөзләгән кеше йөрергә чыкты.

Көннең икенче яртысында Трусенев исемендәге стадионга уку йортлары, оешма-предприятиеләр коллективлары, өлкән яшьтәге ветераннар, спорт сөючеләр килде. Буалылар бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган “Тормышка табан 10000 адым” дип исемләнгән акциягә кушылдылар.

Районның спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Альберт Габайдуллин бүгенге акциянең   кемнең нинди яшьтә булуына карамастан, һәркемне сәламәтлеккә чакыру чарасы булуын әйтте. Аннан старт бирелде. Коллективлар музыка астында стадион буйлап ике әйләнеш йөрде

Арада өлкәннәр дә күп иде. Район ветераннар советында спорт буенча җаваплы Вячеслав Шурбин “өченче яшь” әгъзаларының актив булуын әйтте.

Пенсия яшенә җитүчеләр арасында спортка тартылучылар елда-ел артуын ассызыклады. Моның нәтиҗәсе – пенсионерлар арасында үткәрелүче ярышларда уңышлы чыгышлар белән раслана.

-Буалыларны районда үткәрелүче мондый чараларда да катнашырга, гомумән, җәяү күп йөрергә чакырам. Файдасы бар, табиблар да шуны куша, - диде ул.

Бүгенге чарада шәһәрнең күп оешма-предприятиеләре, учреждекниеләре катнашты.  Аеруча  спорт мәктәпләре зур составта килделәр.

 

Ә менә “Энергосбыт” коллективы каташучылар арасында күп булулары белән генә түгел, бердәм формада килүләре белән дә аерылып тордылар.

Барлык катнашучылар бүгенге акцияне хупладылар һәм хәрәкәтнең сәламәтлек өчен зур роль уйнавын әйттеләр.

 

Барысы да күңел күтәренкелеге белән таралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев