Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар Үзәк мәйданга килде. Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алырга

Буалылар Үзәк мәйданга килде. Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алырга

 

“Без хәтерлибез”.  Буаның  Бөек Ватан сугышы батырларына куелган Дан мемориалы янында бу сүзләр шәм яктысы белән янды. Буалы ветераннар, яшьләр, балалар бер минут тынлык белән 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында башларын салган райондашларыбызны искә алды. “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясе берничә буын вәкилләрен кабат бергә җыйды. “Без онытмыйбыз. Онытырга хакыбыз юк!” Район ветераннар Советы активистлары, “Беренче”ләр хәрәкәте, “Форпост үзәге”,район башкарма комитетының  яшьләр бүлеге,  “Гармония” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге вәкилләре, Ватан хәрбиләре гаиләләләре штабы әгъзалары – барысы да шундый фикер белдерде.

-Без җиңүче буын дәвамчылары. Һәр елны иң озын төн алдыннан 22 июньгә каршы күз алдымнан коточкыч вакыйгалар уза. Күпме өзелгән гомерләр, ятим гаиләләр , аның ялкыны әле бүгенге көнгә кадәр йөрәкне телгәли. Бердәмлек һәм туган илгә тугрылык бәрабәренә илебезнең алга барачагына ышанабыз, - ди әлеге акциядә катнашкан өлкән буын вәкиле “Студенческий” ТОС җәмгыяте рәисе Лариса Юманова.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев