Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар игътибарына: гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга

2025 елгы бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк.

Быелгы чыгарылышлар аны үзе укыган мәктәпкә бирә. Ә уку йортын алдагы елларда тәмамлаучылар Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 йорт (2 кат) адресы буенча урнашкан “Буа муниципаль районының мәгариф идарәсе” муниципаль казна учреждениесенә китерергә тиешләр. Кайнар линия телефоны: 8(84374) 3-54-88.

Рособрнадзор сайтында (https://obrnadzor.gov.ru/news/utverzhdeno-raspisanie-ege-oge-i-gve-na-2025-god/ ) 2025 елгы бердәм дәүләт имтиханы расписаниесе белән танышырга мөмкин.

БДИдә катнашуга гаризада тапшырырга планлаштырылган предметларны санап чыгу мөһим. Агымдагы ел чыгрылышлары өчен рус теле һәм математика мәҗбүри имтиханнар булып тора. Аларны уңышлы тапшыру урта гомуми белем турында аттестат алу өчен кирәк. Калган предметлар катнашучыларның үз сайлаулары буенча тапшырыла һәм алар укуларын югары уку йортларында дәвам итәргә теләүчеләр өчен кирәк.Ф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев