Буалылар игътибарына: медицина полисларын кайсы очракта 1 ноябрьгә кадәр алмаштыру мөһим
Газетаның рәсми сайты төркемнәрендә әлеге сорау күп буалыларны кызыксындырды. “СК “Акбарс-Мед” җәмгыятенең Буа районы һәм шәһәрендәге филиалыннан алынган мәгълүматларга караганда, бу медицина иминиятләштерү компаниясен алмаштырырга теләүче гражданнарга кагыла.
Иминият компаниясе эшчәнлеге канәгатьләндермәгәндә кеше елга бер тапкыр аны башка иминият компаниясенә алмаштыру хокукына ия. Башкага күчәргә уйлагансыз икән 1 ноябрьгә кадәр гариза язарга өлгерегез.
Ә иске (кенәгә рәвешендәге) полисларны яңаларына алмаштыру планлы рәвештә дәвам итүен әйтәләр. Элек бирелгән барлык полислар, шул ук вакытта иске үрнәктәгеләре дә чикләүсез куллануда кала һәм Россия Федерациясенең барлык территорияләрендә гамәлдә санала. Алар буенча мәҗбүри медицина страхование программасы кысаларында тулы күләмдә медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
Мәгълүм булганча, берничә ел дәвамында Россия Федерациясе территориясендә медицина полисларын яңаларына алмаштыру дәвам итә. Хезмәткәрләр кулларында әлегә документның иске үрнәктәгесе булучыларны яңаларына алмаштырырга чакыра. Моның өчен шәһәрнең Ефремов урамы, 133 йорт адресы 2 катында урнашкан җәмгыять филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өлкәннәрнең үзләре белән кулларында паспорт һәм СНИЛС, ә балаларга рәсмиләштергәндә туу турында таныклыклары, СНИЛСлары булу шарт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев