Буалылар колагына: әти-әниләргә салым кайтарышы
Буалылар колагына: әти-әниләргә салым кайтарышы
Әлеге төр түләүне алу-
га 18 яшькә кадәрге (уку
йортының көндезге
бүлегендә укучылар 23
яшькә кадәр) ике һәм
аннан да күбрәк бала
тәрбияләүче эшләүче ата-
ананың (шулай ук уллыкка
алучыларның, опекуннар
һәм попечительләрнең)
икесенең дә хокуклары бар.
Татарстан Республикасы
буенча Социаль фонд бүлеге
искәртә: әгәр ата-аналар уз-
ган елда (2025) эшләмәгән һәм
НДФЛ түләмәгән булса, быел
аларга түләү билгеләнмәячәк.
Шулай ук ул махсус салым
режимнарында үз-үзенә
эшләүчеләр һәм шәхси эшку-
арлар өчен дә әлеге түләү ка-
ралмаган.
Т ү б ә н д ә г е
ш а р т л а р
үтәлгәндә, илдә даими яшәүче
Россия Федерациясе граждан-
нары түләүләрне (салым акча-
ларын кире кайтаруны) алыр-
га мөмкин: мөрәҗәгать итүче
үзе һәм балалары Россия Фе-
дерациясе гражданнары; ата-
ана рәсми рәвештә эшкә ур-
наштырылган, керемнәргә
салым (НДФЛ) түли һәм али-
мент буенча бурычлары юк.
Шул ук вакытта гаиләнең
җан башына уртача кереме
агымдагы елда алдагы ел өчен
бер кешегә исәпләнгән реги-
ональ яшәү минимумының
бер ярым күләменнән артма-
ска тиеш. Шулай ук мөлкәт
белән тәэмин ителешнең
билгеләнгән критерийлары
да исәпкә алына.
"Гаиләнең түләү хокукына
ия булу-булмавын аңлау өчен,
җан башына уртача керемне
исәпләп карарга кирәк. Бу бо-
лай эшләнә: гаиләнең бер ел-
лык кереме башта 12 гә, анна-
ры гаилә әгъзалары санына
бүленә. Мәсәлән, дүрт кеше-
лек гаилә Татарстанда яши.
2025 елда республикада бер
кешегә исәпләнгән яшәү ми-
нимумы 15 073 сум тәшкил
иткән. Ата-ананың икесе дә
аена 32шәр мең сум хезмәт
хакы алган, башка керемнәр
булмаган. Мондый гаиләнең
уртача кереме - 16 000 сум.
Бу яшәү минимумының бер
ярым күләменнән кимрәк -
22 609,50 сум, димәк, гаилә
түләүгә дәгъва итә ала. Дүрт
кешедән торган гаилә түләү
алсын өчен максималь еллык
керем 1 085 256 сумнан артма-
ска, ягъни ата-ананың
һәркайсының кереме 45
219 сумнан артмаска тиеш,”
- дип аңлатты Татарстан Ре-
спубликасы буенча Социаль
фонд бүлеге идарәчесе Эду-
ард Вафин.
Ел дәвамында ата-
аналарның хезмәт хакыннан
13% ставка буенча НДФЛ то-
тыла. Ел нәтиҗәләре буенча
салым түбәнәйтелгән ставка
- 6% буенча кабат исәпләнелә,
ә аерма гаиләгә кайтары-
ла. Алдагы мисалны дәвам
итеп карасак, әгәр ир белән
хатынның берсе 2025 елда
НДФЛны тотып калганчы ай
саен 32 000 сум хезмәт хакы
алган булса, бер ел эчендә ан-
нан 49 920 сум салым тотыл-
ган. 6% ставка буенча кабат
санаганда, салым суммасы 23
040 сум тәшкил итәчәк. 26 880
сумлык аерма гаиләгә кире
кайтарылырга тиеш.
Салым кайтарырга хоку-
клы гражданнар НДФЛ ел
түләнгән елдан соңгы елның
1 июненнән 1 октябренә кадәр
гариза бирә ала. Ягъни 2025 ел
өчен салым кайтаруны сорап
2026 елда мөрәҗәгать итәргә
мөмкин.
Док ументлар «Дәүләт
х е з м ә т е » п о р т а л ы ,
күпфункцияле үзәк яисә Та-
тарстан Республикасы буенча
Социаль фонд бүлегенең кли-
ент хезмәтендә кабул ителә.
Белешмәләрнең күпчелек
өлешен фонд белгечләре
мөстәкыйль рәвештә со-
ратып ала, ләкин кайбер
белешмәләрне (мәсәлән,
уку йортыннан) мөрәҗәгать
итүчегә шәхсән бирергә кирәк
булачак. Гариза 10нан 30 эш
көненә кадәр карала, акчалар
уңай карар кабул ителгәннән
соң биш эш көне дәвамында
күчерелә. Түләү елына бер тап-
кыр башкарыла, ә аны алу-
га хокукны ел саен расларга
кирәк.
Социаль ярдәм чаралары,
түләүләр һәм Россия Социаль
фондының Татарстан Респу-
бликасы бүлеге хезмәтләре
турында тулы һәм дөрес
мәгълүматны СФР сайтында
һәм социаль челтәрләрдәге
MAX, ВКонтакте, Одноклассни-
ки һәм Телеграм рәсми аккаунт-
ларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки кон-
сультация алу өчен гражданнар
8 800 100 0001 номеры буенча
бердәм контакт-үзәк оператор-
ларына мөрәҗәгать итә ала
(төбәк линиясе тәүлек буе эшли
- 24/7, шалтырату бушлай).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев