Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар, “Үлемсез полк”ка кушыла (безнең проект)

 “Буинск-информ” һәм Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Виртуаль Үлемсез полк” акциясе игълан итте..  “Үлемсез полк”ка сез дә кушылыгыз!

Липатов Василий Ильич, 1902 елгы.,  1942 елда сугышка китә. 1945тә кайта. Кызл Йолдыз ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.  1975 елда үлә, Мөкерле авылында җирләнә.

Шәмсетдин Насретдин улы Насретдинов, 1913 елгы, Иске Суыксу авылында туган, 1939 елдан Совет-фин сугышында катнаша. 1943 елда Бөек Ватан сугышы фронтына китә. 1030нчы аерым зенит-артиллерия дивизионында хезмәт итә.Курскта, Мәскәү асты бәрелешләрендә катнаша, Украинада сугыша, Харьковны, Одессаны, Чехословакияне, Югославияне, Болгарияне, Польшаны, Австрияне, Венгрияне  азат итүдә катнаша. Күп тапкырлар яралана. Күп орденнар, медальләр иясе.

Әхмәт Вәли улы Саттаров, 1924 елгы, Яңа Чәчкап авылында туган. 1942 елда Казанга хәрби хезмәткә чакырыла. Укудан соң 1093, 1223 номерлы  җиңел үз йөрешле артиллерия полклары составында танкка каршы корал бүлекчәсе командиры, 77нче аерым мотоциклет батальонында Т-34 орудиесе командиры була. Ике тапкыр яралана. Җиңүне германиядә, Потсдам шәһәрендә каршылый. Туган якка 1947 елда кайта. Кызыл Йолдыз ордены һәм күп санлы медальләр иясе. 2014 елда вафат була.

Натальин Дмитрий Сергеевич..1921 елгы,  .Степановка .авылыннан, 39 нчы танк полкында хезмәт итә. Туган якка исән-сау кайта. 1997 елда үлә.

Асия Хәлиулла кызы Хәйбуллова (Насыйбуллина), 1921 елгы, Тан авылында туган, 1942 елны Армия сафларына чакырыла. 1нче Белоруссия фронтының зенит гаскәрләренә билгеләнә. Зенит җавайланмасы наводчицасы була. Җиңүне  Одра ярында каршылый. 1945 елда демобилизацияләнә, Орден –медальләр белән бүләкләнә.

Сәлим Заһидулла улы Насыйбуллин, 1920 елгы, Яңа Суыксу авылыннан. 1940 елда эчке гаскәрләргә – НКВДның  87нче  чик буе полкына хәрби хезмәткә чакырыла. Өлкән сержант була. Сугыш вакытында Ленинград фронтын продуктлар, снарядлар белән тәэмин итүче тимер юлны диверсантлардан саклауда катнаша. Сугыш беткәндә гарнизон начальнигы була. 1946 елда демобилизацияләнә. Орден-медальләр белән бүләкләнә.

 

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, сугыш кырларында һәлак булган, яудан кайтып үлгән якыннарыгызның фоторәсемнәрен һәм алар турында берничә җөмләлек мәгълүматны bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Әлеге фоторәсемнәр һәм алар турында кечкенә язмалар 9 майга кадәр “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска”, Buinsk Njstalgigue төркемнәрендә, инстаграмда чыгарылачаклар, шулай ук Буа телевидениесендә күрсәтеләчәк.  Быел ел нинди генә катлаулы булса да, күңелләрдә Бөек Җиңү рухы  сүрелмәсен!

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев