Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар “Үлемсез полк”ка кушыла (геройлар)

“Буинск-информ” һәм Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Виртуаль Үлемсез полк” акциясе игълан итте.. “Үлемсез полк”ка сез дә кушылыгыз!

Матвеев Алексей Александрович, 1913 елгы, Теңкәш авылыннан. 1941 елдан алып 2нче Белоруссия кавалерия полкында маршал Рокоссовский идарәсе астында сугыша. Бомбага тотканда аркасы яралана. Күп орден-медальләр иясе. Сугыш елларында гаиләсен югалта.

Лашманов Михаил Васильевич, 1895 елгы, Степановка авылыннан. 1942 елның апрелендә сугышка китә. 3нче Украина фронтында, гаскәрләрнең Көньяк төркемендә, Сталинград өчен сугышларда катнаша. “Сталинград оборонасы өчен”, “Сугышчан казанышлары өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Киренков Василий Александрович, 1926 елгы. Смоленскны, Керчьны саклый. Орден-медальләр белән 1950 елда туган якка кайта.

Җамалетдинов Мирзаҗан Җамалетдин улы. Кыр-Энәледән. 1926 елгы. Танкчы була, Кенигсбергка җитә.Кызыл Йолдыз, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Симонов Геннадий Павлович. 1941 елның августыннан Сталинград фронтының 66нчы армиясенең 120нче укчы дивизиясенең 243нче укчы полкы, Дон фронты составында хезмәт итә.1943 елдан Украина фронты составында Укрананы, Молдовияне, Румынияне, Венгрияне азат итүдә катнаша. Җиңүне Австриядә каршылый. Капитан була. Күпсанлы орден-медальләр иясе.

Гайнуллин Кәрибулла Әсәдулла улы, 1919 елгы Күл Черкене авылыннан. 1941 елда тимер батальонының 11 бүлекчәсендә хезмәт итә. НКВДның 12нче укчы полкы сафларында Мәскәүне саклый

Егоров Александр Николаевич, 1924 елгы. Түбән Новгород өлкәсендә туган. Соңрак Күгәлнәгә күченәләр. 18 яшендә 1942 елда фронтка китә. Мәскәү астында сугыша. 1943 елның февралендә атаклы Катюша йөртүче-укчысы була. 3нче белоруссия фронты составында сугыша. Күп орден-медальләр иясе.

Шәйдуллин Гафиятулла Шәйдулла улы. 1895 елгы. Түбән Наратбаш авылыннан. 154нче укчы полкта хезмәт итә. 1945 елда туган якка кайта. Күп орден-медальләре бар.

Хәйретдинов Арыслангәрәй Хәйретдин улы, Боерган авылында туган. 1919 елгы. 1942 елда фронтка китә. 1244нче укчы полкта хезмәт итә, яралана. Күпсанлы орден-медальләре бар.

Куликов Леонид Иванович, 1927 елгы, 1944 елның көзендә армиягә китә. 1944 елны Вольск авиамеханиклар хәрби авиация мәктәбенә җибәрелә. 1945 елның февралендә фронтка китә. Кенигсбергны азата итүдә катнаша.

 

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, сугыш кырларында һәлак булган, яудан кайтып үлгән якыннарыгызның фоторәсемнәрен һәм алар турында берничә җөмләлек мәгълүматны bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Әлеге фоторәсемнәр һәм алар турында кечкенә язмалар 9 майга кадәр “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска”, Buinsk Njstalgigue төркемнәрендә, инстаграмда чыгарылачаклар, шулай ук Буа телевидениесендә күрсәтеләчәк. Быел ел нинди генә катлаулы булса да, күңелләрдә Бөек Җиңү рухы сүрелмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев