Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар “Үлемсез полк”ка кушыла (Җиңү полкы)

“Буинск-информ” һәм Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Виртуаль Үлемсез полк” акциясе игълан итте..  “Үлемсез полк”ка сез дә кушылыгыз!

 

Вериялов Пётр Дмитриевич, 1916 елгы, Боерган авылыннан. 1939 елда РККА сафларына чакырыла. 1941 елдан телефон-телеграф остасы, офицерлар әзерләү курсын үтә, элемтә взводы командиры. 1942 елның февраленнән Ржев астындагы бәрелешләрдә катнаша. 1942 елның августында каты яралана. 1943 елның апреленә кадәр экогоспитальдә була. Орден-медальләре бар.  

Вериялов Николай Арсентьевич

Садриев Исмәгыйль Садретдинович, 1908 елгы, Адав-Толымбай авылыннан, броне булып торып, сугышка китә. Пулемет расчеты командиры була. 1941 елның 17 августында геройларча үлә. Тверь өлкәсендә җирләнә.

Йосыпов Сәет Миңнебай улы, Иске Суыксу авылыннан.

Әхтәмов Зәкәрия Идиятулла улы, 1923 елгы. 1942 елда сугышка китә. Октябрьдә 231нче артиллерия полкына җибәрелә. 1944 елның августыннан гаубица-аритиллерия полкында, гауица наводчигы була.  Эстонияне, Латвияне, Литваны азат итүдә катнаша. 1947 елгача хәрбм хезмәттә була. Медальләр белән бүләкләнә.

Әхтәмова Асия Габбасовна, тыл ветераны. Свияжск тимер юлын төзүдә катнаша.

Батталов Салихҗян Мирзаҗан улы, Яңа Чәчкап авылыннан.

Бәширов Фуат Изахетдинови, 1919 елгы, Атабай-Әңкәбә авылыннан. 1942 елның гыйнварыннан 1945 елның 18 маена кадәр – фронтта. Җиңүне Свердловск экогоспиталендә каршылый.

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, сугыш кырларында һәлак булган, яудан кайтып үлгән якыннарыгызның фоторәсемнәрен һәм алар турында берничә җөмләлек мәгълүматны bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Әлеге фоторәсемнәр һәм алар турында кечкенә язмалар 9 майга кадәр “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска”, Buinsk Njstalgigue төркемнәрендә, инстаграмда чыгарылачаклар, шулай ук Буа телевидениесендә күрсәтеләчәк.  Быел ел нинди генә катлаулы булса да, күңелләрдә Бөек Җиңү рухы  сүрелмәсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев