Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар “Үлемсез полк”ка кушыла (Җиңү проекты)

“Буинск-информ” һәм Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Виртуаль Үлемсез полк” акциясе игълан итте.. “Үлемсез полк”ка сез дә кушылыгыз!

Сәйфетдинов Нуртдин Гаяз улы, 1921 елгы, 1941 елда сугышка китә, 1947 елда кайта. 1942 елда Старобельск шәһәрен алуда катнашуы өчен бүләкләнә, 1943 елда сугышчан батырлыклары өчен армия генералы Ватутиннан Рәхмәт ала. 

 

Шәрәев Ясәви Шакирҗан улы,  1924 елгы, Яңа Тинчәле авылыннан. Сугышта “Катюша” йөртүче була.  1947 елда туган якка кайта.Казанда  55нче Җиңү парадында катнаша. Күп орден-медальләре бар.

Фәхретдинов  Нуртдин Шәрәп улы, 1923 елгы, Вольнистан авылыннан, 1942 елның апрелендә Совнт армиясенә чакырыла. Көнбатыш фронтның 306нчы дивизиясенең 43нче армиясе составында  хезмәт итә. 1943 елның августында Смоленск өлкәсендә Старая Русь калкулыгын саклаганда каты яралана. 1944 елның февралендә 2 төркем инвалид булып кайта.

Хәйруллин Мөбарәкша, 1907 елгы. 1942 елда Сталинград астында һәлак була.

Кондратьев Тихон Степанович,1908 елгы, Боерган авылыннан. 1941 елдан – сугышта.

Харитонов Арсентий Кириллович, 1914 елгы, Боерган авылында туган.

1942 елда фронтка китә. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. . 1945 елның 9 мартында Көнчыгыш-Померанск операциясе вакытында һәлак була. Германиядә җирләнә.

Мужикова Ирина Николаевна, 1923 елгы. 1943 елның гыйнварында фронтка китә. Саратов, Әстерхан, Мурманск ПВО полкында элемтәче була. 1945 елда кайта.  “Төньяк Заполярьены саклаган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. 

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, сугыш кырларында һәлак булган, яудан кайтып үлгән якыннарыгызның фоторәсемнәрен һәм алар турында берничә җөмләлек мәгълүматны bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Әлеге фоторәсемнәр һәм алар турында кечкенә язмалар 20 июньгә кадәр “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска”, Buinsk Njstalgigue төркемнәрендә, инстаграмда чыгарылачаклар, шулай ук Буа телевидениесендә күрсәтеләчәк.  Быел ел нинди генә катлаулы булса да, күңелләрдә Бөек Җиңү рухы  сүрелмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев