Буалылар мошенникларга 7,5 миллион сум акча күчергәннәр
Бүген район эчке эшләр бүлегендә беренче яртыеллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды.
Анда доклад белән чыгыш ясаган баш полицейский Ренат Хәсәнов мошенниклык фактлары хакында да әйтеп узды. Буалылар быел аларга 7 496 000 сум акча күчергәннәр. Иң күп сумманы – 1 миллион 850 мең сумны 40 яшьлек ир күчергән. Аңа мошенниклар ватсап аша шалтыратканнар.
Кайсы оешма хезмәткәрләре күбрәк алданган? Бу хакта район газетасының 21 июль санында укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев